Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Урал тау-металлургия компаниясе" җәмгыяте генеральный директоры Андрей Козицын хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең беренче утырышын үткәрделәр.
Очрашу башында республика җитәкчесе җәмгыять җитәкчелегенә холдинг предприятиеләренең Башкортстан сәнәгатен үстерүгә керткән өлеше һәм бизнесның югары социаль җаваплылыгы өчен рәхмәт белдерде.
- "Урал тау-металлургия компаниясе" җәмгыяте заводлары Башкортстанның система барлыкка китерүче предприятиеләре исемлегенә керә, һәм безнең өчен бу компанияләрнең тотрыклылыгы бик мөһим. Тау комбинатларында республиканың 10 меңгә якын кешесе эшли. Алар - намуслы салым түләүчеләр, төбәкнең социаль проектларында актив катнашалар, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Берсүзсез, без холдинг предприятиеләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез, федераль ташламалар һәм субсидияләр җәлеп итү эшен активлаштырабыз. "Башнефть" һәм "Ростех" мисалында эш төркемнәре форматында эре бизнес белән хезмәттәшлек итүебез үзенең нәтиҗәлелеген раслады инде".
Андрей Козицын хәбәр иткәнчә, республика җитәкчелегенең актив позициясе һәм "Урал тау-металлургия компаниясе"нә ярдәм чаралары нәтиҗәсендә аның предприятиеләре алга таба үсеш өчен зур потенциалга ия. Ул ассызыклаганча, Башкортстанда агымдагы елга компаниянең инвестиция программасы 18 миллиард сум дип бәяләнә, бу узган ел дәрәҗәсеннән якынча ике тапкыр артык.
Очрашу ахырында Башкортстан Башлыгы һәм компания гендиректоры хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр, аның кысаларында эшче төркем утырышы даими рәвештә үткәреләчәк.
Озак еллар намуслы хезмәте һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен Радий Хәбиров Андрей Козицынны Салават Юлаев ордены белән бүләкләде.
Фото: Башкортстан Башлыгы