Башкортстан җитәкчелеге Кумертау авиация предприятиесендә җитештерелүче Ка32А11ВС һем Ка226Т вертолетларын сатып алу турында карар кабул итте.
Башкортстан Башлыгы бу хакта завод ветераннары һәм активы белән очрашу вакытында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, республика, безнең бюджетка зур йөкләнеш булуга карамастан, бу карарны кабул итте. Ка-32 вертолеты Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өчен билгеләнгән. Ул урман һәм биек йортлардагы янгыннарны сүндергәндә, башка техника үтө мөмкинлеге булмаган вакытта кулланылачак. Башкортстан бу вертолетны киләсе елда алыр дип планлаштырыла. Агымдагы елда контрактка кул куелачак. Икенче К-226 универсаль вертолет, ул авыруларны йөртәчәк, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтәчәк, шулай ук пассажирлар ташу белән шөгыльләнәчәк.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, заводта вертолетлар җитештерүне саклап кала алганнар, модернизация башланган. Предприятие тулысынча эшли, эш урыннары сакланган.
Төбәк Башлыгы Русия Президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында дәүләт башлыгыннан вертолет заводына ярдәм итүне сорады.
"Владимир Владимирович ул вакытта кирәкле йөкләмәләр бирде һәм без заводны кризистан чыгару буенча планлы эш башладык. Кумертау авиация предприятиесенә кагылышлы мәсьәләләр хәл ителә башлады. Заказлар барлыкка килде. Һичшиксез, чит ил һәм Русия партнерлары белән тыгызрак эшләргә кирәк. Республика урман янгыннарын сүндерү өчен зур вертолет сатып алачак. Барлык проблемаларны да хәл итәчәкбез һәм яңа перспективалар турында уйларбыз. Вертолет заводы - ул республика һәм шәһәр горурлыгы", - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
«КумАПП» җәмгыяте идарәче директоры Николай Фролов 2021 елга яңа вертолетлар белән тәэмин итүгә 7 контракт төзелүе турында сөйләде.
"Өч Ка-226 вертолетын завод дәүләт структуралары өчен җитештерәчәк. Ка-32 вертолетын - республика ихтыяҗлары өчен, тагын өч вертолетны Кытайга җибәрәчәкбез. Моннан тыш, без Оборона министрлыгы өчен җиде Ка-27 вертолетын һәм Һиндстанның Хәрби-диңгез флоты өчен өч Ка-31 вертолетын әзерләячәкбез. Модернизацияләнгән Ка-32 вертолетын яңа двигатель белән янгын сүндерү өчен быел МАКС-2021 авиасалонында тәкъдим итәчәкбез. Вертолетта төнге күрү приборлары урнаштырылачак һәм ул хәзер төнлә оча алачак. Без шулай ук импортны алыштыру өстендә эшлибез, заказчылар белән актив сөйләшүләр алып барабыз», — дип өстәде ул.
Завод хезмәтчәннәре Радий Хәбировка предприятие язмышына шундый игътибар күрсәткән өчен рәхмәт белдерде. Алар барлык эшләрне дә вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга, республиканы сынатмаска бурычлы. Предприятие ветераннары шулай ук авиация-техник клубка ярдәм итүләрен сорады.
"Кумертау - матур шәһәр, 2022 елда без реконструкциядән соң «Шахтер» стадионын тапшырачакбыз, алга таба да шәһәрне төзекләндерүгә игътибар итәчәкбез», — диде Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ"