Бу хакта Руслан Хасбулатов белдерде.
«Хөкүмәт көчсез һәм икътисадны җайга сала алмый. Кулланучыларга ярдәм итү өчен акча бирмиләр. Дәүләт акчалары хисабына җитештерелгән продукцияне (ит, ашлык) чит илгә чыгаралар. Шул ук вакытта, үзебездә ашлык һәм йомырка җитешми. Без виноградны, бәрәңге, бодай һәм башка азык-төлекне читтән кайтарабыз, әмма бу хакта берни дә әйтмиләр. Русия гаять зур көндәшлекле өстенлекләргә ия, әмма без Европаның иң хәерче дәүләтләренең берсе», — дип билгеләп үтте Плеханов исемендәге Икътисад академиясенең дөнья икътисады кафедрасы мөдире Руслан Хасбулатов.
Экспертның мондый фикере белән ВШЭның үсеш институты директоры урынбасары Валерий Миронов килешми. Ул Русиядә азык-төлеккә бәяләр күтәрелүдә коронавирус гаепле, дип саный. Кризисны җиңү өчен ярлы катлам өчен азык-төлек карточкаларын кертергә, кирәк. «Тышкы базарда кытлык булу сәбәпле, Русиядә җитештерелә торган продуктлар чит илгә чыгарыла, шуңа күрә ил эчендә дә бәяләр арта. Русиягә бүген экспортлау, ил эчендә сатуга караганда, отышлырак. Бу проблеманы экспорт пошлиналары аша көйләү һәм бәяләрне чикләү белән хәл итәргә кирәк. АКШта аз керемлеләр өчен мондый карточкалар күптән кертелгән», — дип белдерде ул.
Фото:Яндекс.Дзен