+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 март 2021, 06:30

Башкортстан бюджеты керемнәре 17 процентка кимегән

Агымдагы елның гыйнвар-февралендә Башкортстанның берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 16,3 миллиард сум тәшкил иткән, бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 17 процентка кимрәк. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте.

- Агымдагы ел Башкортстанның берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәрнең тискәре динамикасыннан башланды. Керемнәрнең кимүе, нигездә, нефть продуктларына акцизлар - 20,2 процентка, оешмалар табышына салым - 26,4 процентка, физик затлар керемнәренә 3,3 процентка кимүгә бәйле, — диде Андрей Назаров.

Шулай ук оешмалар милкенә салымнар (13,6 тапкыр) һәм милекне кулланудан (2 тапкыр) керемнәр кимегән.

- Без салым керемнәренең кимүен бетерүгә күп көч куябыз. Узган елда Башкортстан икътисадына инвестицияләр үсеше темплары 100,9 прцентка җитте — яңа инвесторлар, ахыр чиктә, реcпубликага салым керемнәрен арттырачак, - диде Андрей Назаров.

Агымдагы елның 1 гыйнварына Башкортстанның берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр буенча гомум бурыч 13,5 миллиард сум тәшкил иткән, шул исәптән республика бюджетына – 7,6 миллиард сум, уррындагы бюджетларга – 5,9 миллиард сум.
Читайте нас