+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 март 2021, 10:30

"Бу бик зур казаныш..."

Башкортстанда «Дәүләт хезмәтләре» интернет-порталы аша соңгы ай ярымда җир мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр саны дүрт тапкыр арткан. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк Хөкүмәтендә узган атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Башкортстанда «Дәүләт хезмәтләре» интернет-порталы аша соңгы ай ярымда җир мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр саны дүрт тапкыр арткан. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк Хөкүмәтендә узган атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, республика законнарына кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, агымдагы елның 1 гыйнварыннан республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт милке билгеләнмәгән җир участоклары белән эш итү хокукын алды. Яңа вәкаләтләрне тормышка ашыру кысаларында министрлык җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә 17 хезмәтне электрон рәвешкә күчерде. 1 февральдән халык тиешле гаризаны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең республика порталы аша бирә алды.

- Узган ел дәвамында 137 мең мөрәҗәгатьнең 9 проценты гына «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша рәсмиләштерелгән. Ягъни күпчелек кешеләр, элеккечә, түрәләргә йөргән, кәгазь язган, - диде Радий Хәбиров. – Быел бер идарә карары белән генә дә без ай ярым эчендә бу санны дүрт тапкыр күтәрдек. 1 февральдән халык 6 меңгә якын гариза биргән, шуларның 37 проценты – электрон рәвештә. Бу бик уңайлы, чөнки кеше хәзер документның кайда урнашуын күрә. Бу коррупция күренешләрен юкка чыгара һәм кешеләргә үлчәнгән карарлар кабул итәргә ярдәм итә. Бу бик зур, яхшы казаныш.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан
Читайте нас