+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 март 2021, 11:00

Быел Башкортстанда 306 күп фатирлы йорт подъезды ремонтланачак

Агымдагы елда республикада Уфа, Баймак һәм Бәләбәй районнарында урнашкан 112 күпфатирлы йортта 306 подъезд ремонтланачак. Бу хакта республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Ирина Голованова атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Барлык йортларда да торак хуҗалары җыелышларында ремонт эшләре исемлеген, бизәкләү төрен һәм диварларны төс ягыннан бизәүне билгеләгәннәр. Подрядчы оешмалар 59 күпфатирлы йортта 162 подъездны ремонтлауга керешкәннәр. Коляскадагы инвалидлар яши торган 10 подъезд пандуслар белән җиһазландырылачак. Эшләрне 1 сентябрьгә кадәр төгәлләргә планлаштыралар.

«Башкортстан ихаталары» программасы буенча агымдагы елда 21 шәһәрдә 140 ишегалды территориясе комплекслы төзекләндереләчәк. Йортта яшәүчеләрнең взносларын исәпкә алып, гомум бюджет 742 миллион сум тәшкил итәчәк. Март ахырына кадәр подрядчы оешмаларны сайлау буенча конкурс процедуралары тәмамланачак.

Башкортстан Башлыгы 2022 елда ишегалларын төзекләндерүгә әзерлекне башларга кушты. 1 августка кадәр йортта яшәүчеләр белән дизайн-проектлар турында фикер алышырга һәм республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында проект-смета документациясен якларга кирәк.

Фото: Башкортстан Башлыгы
Читайте нас