+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 март 2021, 05:00

Салымны кире кайтарачаклар

Кемнәргә һәм кайсы очракта?

Кемнәргә һәм кайсы очракта?

Актив яшәү рәвеше алып баручы русиялеләрнең балигъ булмаган балалары өчен дә НДФЛны (керем салымы) кайтарып бирү буенча закон проекты эшләнгән, дип яза "Парламентская газета".
Дәүләт думасында закон проектының икенче укылышына төзәтмә әзерләделәр, аның нигезендә, салым түләүче үзе генә түгел, ә аның балигъ булмаган балалары да, әгәр алар фитнеска яки секцияләргә йөри икән, акчаның салым өлешен кайтарып алуга исәп тота алачак. Парламентның түбән палатасының бюджет һәм салымнар буенча комитеты әгъзасы Валерий Скруг билгеләп үткәнчә, бу башлангыч сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән.
"Мөмкин кадәр күбрәк кешене спорт, фитнес белән шөгыльләнү, физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләрен мөмкин кадәр уңайлы итү мөһим, шул исәптән яшь гаиләләр өчен дә", — дип ассызыклады ул.

Закон проекты нигезендә, "сәламәтләндерү" салымы тотынылган чыгымнарның 13 проценты күләмендә билгеләнә, әмма салым өлеше кире кайтарыласы гомум сумма 120 мең сумнан артмый.
Ягъни кире кайтарыла торган максималь сумма елына 15,6 мең сум тәшкил итәргә мөмкин. Закон проектын Дәүләт думасы каравына 23 мартта чыгарырга мөмкиннәр.

Фото:pixabay.com.
Читайте нас