«Благовещен» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясенә яңа резидент — «ИГНИС» җәмгыяте керде, дип хәбәр итте Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә.
Биредә махсус кием тегү җайга салынган инде. Эретеп ябыштыручыларның костюмнары, саклагыч комбинезоннарга эре предприятиеләр заказ бирә.
Хәзер кадрларны сайлау бара - барлыгы 60 яңа эш урыны булдырылачак. Эштә якындагы максат - җитештерү күләмен арттыру һәм республиканың гына түгел, илнең башка төбәкләрен дә сыйфатлы махсус кием белән тәэмин итү.
Инвестор производствога 23 миллион сум акча кертә, тегү җиһазлары сатып алуга субсидия, ташламалы финанслау, салым ташламалары ала.
"Республикада, Благовещеннан тыш, без тагын 4 территорияне үстерәбез: Бәләбәй, Учалы, Нефтекама һәм Белоретта. Без аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәбез һәм үсешәчәгенә ышанабыз", - дип билгеләп үтте республика Башлыгы.
Фото: Башинформ