+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 март 2021, 15:40

Чишмә юл-төзелеш идарәсендә сезонга әзерлек бара

Агымдагы елда анда "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты буенча юллар ремонтланачак.

Агымдагы елда анда "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты буенча юллар ремонтланачак.

"Башкиравтодор" компаниясенең филиалы җитештерү җиһазларын модернизацияләгән. Яңа фильтрлар урнаштыру белән биредә атмосферага чыгарылган зарарлы матдәләр күпкә кимегән. Һава шартлары мөмкинлек биргәч, юл полотносын яңарту эшләре башланачак.

- Февраль һәм мартта кар күп явуга карамастан, юлларда тоткарлыклар булмады. Барлык торак пунктларга да вакытында юл чистарттык, - ди идарә начальнигы Хәлил Бикмәев.

Быел Чишмә юл-ремонт идарәсе Чишмә авылындагы үзәк Ленин урамын төзекләндерәчәк. Шулай ук, М-5 "Урал" - Чишмә - Аксеново - Кыргыз-Миякә юлының 4 чакрымлы участогы яңартылачак.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас