Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдәге битендә эчтәлекле пост урнаштырган.
“Коронавирус безнең икътисадка җитди сукты, шуңа карамастан, ул тернәкләнә башлады инде. Гыйнварда бездә тышкы сәүдә әйләнеше дә, экспорт та артты. Узган елдагы белән чагыштырганда, беренче күрсәткеч - 5, ә икенчесе 13 процентка арткан.
Исегезгә төшерәм, экспортерларга ярдәм итү безнең эшнең кризиска каршы беренче һәм икенче пакетлар кысаларында төп юнәлешләрнең берсе булды. Гомумән, экспорт – икътисади үсешне стимуллаштыруның иң гади һәм нәтиҗәле ысулы. Шуңа күрә без аңа шундый игътибар бирәбез.
Хәзер февральдә нинди мәгълүматлар килүен карарбыз. Бу айны мин бик мөһим дип саныйм һәм менә ни өчен. Эш шунда ки, 1 февральдән декларацияләрне тутыру тәртибе үзгәрде. Хәзер экспортер компанияләр товар җитештерүче турында мәгълүмат бирә ала. Димәк, экспорт статистикасын исәпләп чыгарганда без Башкортстанда җитештерелгән, әмма башка субъектлар территориясеннән экспортка җибәрелгән товарларны да күрә алачакбыз.
Бу мәгълүмат безгә чынбарлыкта ниләр булганын тагын да яхшырак аңларга һәм җитештерүчеләр белән туры режимда эшләргә ярдәм итәчәк. Безгә аларны бездә нәрсә канәгатьләндермәвен һәм ни өчен алар монда, республикада тулы җитештерү циклын булдырмауларын аңларга кирәк. Нәкъ менә биредә үз продукцияңне җитештерергә һәм шунда ук аны экспортка җибәрергә кирәк. Әгәр без моны аңласак, икътисад үсешен тәэмин итү буенча мөмкинлекләребез сизелерлек арта ала. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга теләмим. Нәкъ менә шуңа күрә бу постны язам да инде.
Безнең экспортерларның таможня декларацияләрен тутырганда товарларның җитештерелгән урыны турындагы мәгълүмат бүлеген игътибарсыз калдырмауларын сорыйм.
Мин язган саннар — төп максатка таба юлдагы кечкенә җиңүләребез, бизнес алып бару ягыннан да, яшәү өчен дә, ял өчен дә иң уңайлы төбәккә әйләнү. Безгә булган барлык мөмкинлекләрне нәтиҗәле эшләргә генә кирәк.
Кыскасы, барыгызга да сәламәтлек һәм нәтиҗәле эш атнасы!”
Фото: https://www.facebook.com/100001714985777/posts/4005111219556005/