Башкортстанның тышкы товар әйләнеше агымдагы елның гыйнварында 192,9 миллион доллар тәшкил иткән, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 5,3 процентка югарырак. Шул ук вакытта экспорт 12,8 процентка арткан һәм 155,7 миллион доллар тәшкил иткән, импорт 17,6 процентка кимегән һәм 37,2 миллион доллар тәшкил иткән.
- Пандемия шартларында бизнеска ярдәм итү Башкортстан Хөкүмәте эшенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булды. Башкортстан икътисадының тотрыклылыгын арттыру буенча чараларның беренче һәм икенче пакеты кысаларында бизнес өчен ярдәм итүнең кабул ителгән чаралары аркасында без агымдагы елның гыйнварында, 2020 елның гыйнвары белән чагыштырганда, тышкы әйләнешнең 5,3 процентка артуын билгелибез, ул чакта коронавирус пандемиясе игълан ителмәгән иде. Шул ук вакытта экспорт 12,8 процентка арткан һәм 155,7 миллион доллар тәшкил иткән, – дип хәбәр итте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева билгеләп үткәнчә, Башкортстан экспортерлар өчен өч төр субсидия кертелгән бердәнбер төбәк булып тора: чит илгә товарларны транспортлауга, халыкара сертификациягә һәм «экспортлы кешбэк».
– Агымдагы елның февраль ае нәтиҗәләре буенча, шулай ук Евразия икътисади комиссиясе коллегиясе тарафыннан товарларга декларациянең аерым графаларын һәм бүлекләрен тутыру тәртибенә үзгәрешләр кертү белән бәйле рәвештә, экспорт күрсәткечләренең артуы көтелә. Шулай итеп, таможня декларациясен тутырганда экспортер компанияләр товар җитештерүче турында мәгълүмат бирә ала. Әлеге методология экспорт статистикасын исәпләгәндә Башкортстанда җитештерелгән товарларны исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк, хәтта Русиянең башка субъекты территориясеннән экспортка җибәрелгән товар булса да, – дип хәбәр итте Маргарита Болычева.
Шуның белән бергә агымдагы елның гыйнварында тышкы сәүдә әйләнеше күрсәткече, 2019 елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 15,8 процентка югарырак. Ул елның гыйнвары белән чагыштырганда, экспорт 21,4 процентка арткан, ә импорт 2,9 процентка кимегән.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.