+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 март 2021, 05:55

Башкортстанда юл-төзелеш сезонына әзерлек бара

Яз өчен традицион тема - юл чокырларын ремонтлау.

Яз өчен традицион тема - юл чокырларын ремонтлау.

Берәүгә дә сер түгел, нәкъ менә язгы чорда юлларда чокырларның күп булуы, бу тәүлеклек температураның еш һәм кискен үзгәрүе белән бәйле. Шул ук чорда чокыр-чакырлар ремонтлау иң зур күләмдә башкарыла.

Башкарылган эшләрнең күләмен аңлар өчен узган елда чокырларны ямау эшен карыйбыз. Республика автомобиль юлларында 2020 елда Башкортстан Республикасы автомобиль юлларын карап тоту һәм ремонтлау буенча эшләрне исәпкә алу һәм тикшерү системасында 236 меңнән артык дефект санлаштыган, шуларның 233 меңнән артыгы ремонтланган, бу 98,6 процент тәшкил иткән.

Агымдагы елда темпларны киметмәскә планлаштырыла. Төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге автомобиль юлларын карап тоту буенча төп подрядчы булып «Башкиравтодор» предприятиесе тора. Шәһәр округларындагы юлларда муниципаль бюджет учреждениеләре һәм урындагы подрядчы оешмалар җаваплы. Юллардагы чокырларны ямау буенча масштаблы эшләр уңайлы һава шартлары урнашкач оештырылачак.

Моның өчен предприятие техника һәм эшче кадрлар белән тәэмин ителгән. Техника эшли. Бригадалар юл билгеләре, пластик киртәләр, сигнал фонарьлары, эш инвентаре һәм махсус кием белән тәэмин ителә.

Хәзерге вакытта «Башкиравтодор» предприятиесенең 26 асфальт-бетон заводын әзерләү бара. Заводларны агымдагы елның 1 апреленнән башлап эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Фото: Башинформ


Читайте нас