+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
19 март 2021, 17:10

"Бу - иң заманча технопаркларның берсе"

Бүген «Сколково» фонды вәкилләре эшлекле сәфәр программасы кысаларында Уфада «Киләчәк фабрикасы» инновацион эшкуарлык йортында булды.

Бүген «Сколково» фонды вәкилләре эшлекле сәфәр программасы кысаларында Уфада «Киләчәк фабрикасы» инновацион эшкуарлык йортында булды.

Кунаклар үзәк, һөнәрчелек һәм офис коворкинглары, университетның кайнау ноктасы эше белән танышты.

Анда "Сколково" фондының төбәк һәм халыкара үсеш буенча вице-президенты Юрий Сапрыкин, республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова, Фондның төбәк үсеше департаменты җитәкчесе Юрий Сибирский һәм төбәк үсеше департаментының инновацион инфраструктура белән эшләү буенча җитәкче урынбасары Айгөл Шаһиәхмәтова федераль, республика һәм муниципаль киңүләм мәгълүмат чаралары журналистларының сорауларына җавап бирделәр.

- Уфада инновацион паркны үстерү заманча ысул белән алып барыла. Бүгенге көндә ул - Русиянең иң заманча технопаркларының берсе, – диде Юрий Сапрыкин.

Республиканың «Сколково» Фонды белән хезмәттәшлеге дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова.

– Киләчәктә без үзара хезмәттәшлегебезне эчтәлекле итеп ныгытырга телибез. Моңа кадәр программаны төзү һәм эшләтеп җибәрү турында күбрәк сөйләсәк, киләчәктә «Сколково»ның иң ышанычлы партнерлары булырга исәп тотабыз.

«Сколково» төбәк операторы статусындагы IQ парк инновацион проектларны җәлеп итү һәм үстерү үзәгенә әйләнәчәк, анда формаль булмаган аралашу өчен креатив киңлек, китапханә, медиа-студия, бизнесны үстерү институтлары һәм эшлекле даирә, лабораторияләр, офислар проектлаштырыла.

Брифингта катнашучылар «Сколково» мәйданчыгына керү өчен инновацион проектларның нәтиҗәлелек критерийлары, эшнең перспектив юнәлешләре, экосистема, специализация һәм киләчәк технопаркның резидент сәясәте турындагы сорауларга җавап бирделәр.

Фото: башинформ


Читайте нас