19 мартта Мәскәүнең «Сколково» идарә мәктәбендә Уфа һәм Стәрлетамакның үсеш проектларын яклау чарасы үтте.
Аларны Русиянең 100 иң эре шәһәре өчен идарәче кадрлар әзерләү программасында катнашучы шәһәр командалары эшләде. Проектларны видеоконференция режимында яклауда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.
Белем бирү программасының инициаторы – «ВЭБ.РФ» дәүләт корпорациясе тарафыннан гамәлгә куелган шәһәрләрне үстерү фонды. 2020-21 елларда «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе мәйданчыгында Башкортстаннан Уфа, Стәрлетамак һәм Салават командалары укый. Алар составына шәһәр хакимияте башлыгы, аның төп юнәлешләр буенча урынбасарлары, шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләрен алып баручы вазыйфалы кешеләр керә.
– Безнең коллегаларыбызны укыткан өчен «Сколково» командасына рәхмәт белдерәсем килә, – диде Радий Хәбиров. - Мондый белем бирү сессияләре ярдәмендә шәһәр командалары заманчаракка әверелә.
Уфа "Индустриаль шәһәрдән яңа мөмкинлекләр шәһәренә" проектын тәкъдим итте. Ул Башкортстан башкаласының 2030 елга өч төп юнәлеш буенча шактый үзгәрүен күздә тота: «Технологик үзән» (икътисадны диверсификацияләү һәм яңа тармакларны үстерү), «Һәркемгә ачык шәһәр» (Уңайлы шәһәр мохите булдыру) һәм «Парктагы шәһәр» (уникаль парк һәм иҗтимагый киңлекләр булдыру).
– Мин чыгышны кызыксынып тыңладым һәм хезмәттәшләремне тулысынча хуплыйм, – диде Радий Хәбиров. - Уфада без шәһәр ничек үсәргә тиешлеге турында традицион күренешләрдән китәргә телибез. Һәм уку кысаларында заманча урбанистика, инновацион алымнар турында белемнәрне камилләштерергә, уңайлы шәһәр мохите булдыру өчен нинди яңа төзелеш материалларын кулланырга мөмкин икәнлеген аңларга телибез.
Стәрлетамак үз чиратында «Тормыш өчен уңайлы шәһәр» проектын тәкъдим итте. Ул бер тармакның эре сәнәгать предприятиеләренә икътисади бәйлелекне бетерүне, яңа технологик юнәлешләрне үстерүне һәм белем бирү экосистемасын булдыруны күздә тота.
Фото: главарб.ру