Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Сколково" фондының төбәк һәм халыкара үсеш буенча вице-президенты Юрий Сапрыкин белән очрашты.
Фикер алышу темасы - Уфада IQ-парк технопаркы проектын гамәлгә ашыру барышы һәм төбәктә Инновацияләр һәм технологик эшкуарлык өлкәсендә Фонд чараларын уздыру.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республика Русиянең алдынгы инновацион төбәкләре исәбенә керә. Икътисад, социаль өлкә һәм инфраструктура үсешенең интеграль күрсәткечләре буенча Башкортстан - иң яхшылар унлыгында.
- Шул ук вакытта без урында утырмыйбыз, бизнес өчен яңа киңлекләр булдырабыз. Күптән түгел «Киләчәк фабрикасы» үзәге ачылды, 20 коворкинг эшли башлады, - дип сөйләде республика Башлыгы. - “Фән” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге төзелде. Бу эштә безнең партнер булып Сколково фән һәм технологияләр институты тора. Без алдынгы технологик проектларны гамәлгә ашыру өчен фәнне, бизнесны һәм инновацион предприятиеләрне берләштерәбез. Бу өлкәдә сезнең ярдәмегезгә исәп тотабыз.
Уфада Башкортстан Хөкүмәте һәм «Сколково» фонды арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында IQ-парк югары технологияләр технопаркы төзелә. Ул Зәки Вәлиди урамы, 32А буенча элек буш торган офис бинасында урнашачак.