+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 март 2021, 07:45

Юл йөргәндә түләргә кирәк булачак

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Башкортстанда түләүле юллар турында закон кабул итәргә ниятли.

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Башкортстанда түләүле юллар турында закон кабул итәргә ниятли.

Закон проекты Уфаны көнчыгыш юнәлешендә кисеп чыга торган, М-5 һәм М-7 трассаларын тоташтырачак концессия проекты нигезендә тормышка ашырылучы түләүле юл төзелеше белән бәйле. Хәзерге вакытта түләүле юллар турындагы норма федераль дәрәҗәдә кабул ителгән, тиешле төзәтмәләр төбәкләрдә дә кертелә.

Әйткәндәй, “концессия проекты” төшенчәсе ни дигәнне аңлата? Гадиләштереп әйткәндә, ул - нинди дә булса тәзелешкә инвестор акчасын салу, объект сафка кертелгәч, махсус килешү нигезендә аңа үз акчасын табыш белән кайтару мөмкинлеге бирүче килешү. Юллар хосусыйлаштырыла алмаганлыктан, дәүләт инвесторга акчаны бюджет субсидиясе рәвешендә яисә юлны түләүле итеп файдаланудан керем исәбенә кайтара.

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай спикеры Константин Толкачев билгеләп үткәнчә, түләүле юлларда тизлек тә, өслек сыйфаты да югарырак. Бу логистика һәм автомобильчеләр өчен уңай булачак. Шулай ук юл йөрүчеләр өчен түләүсез альтернатива да карала.

Фото: ар-групп.рф
Читайте нас