+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 март 2021, 15:00

Башкортстанга яңа инвестор килә!

«Башкортстанның криоген технологияләре» оешмасы Русия Икътисади усеш министрлыгы тарафыннан алгарышлы социаль-икътисади усеш территорияләре резидентлары реестрына кертелде.

«Башкортстанның криоген технологияләре» оешмасы Русия Икътисади усеш министрлыгы тарафыннан алгарышлы социаль-икътисади усеш территорияләре резидентлары реестрына кертелде.

Компания «Күмертау» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә тулы цикллы схемасы булган медицина һәм техник газлар җитештерү буенча инвестицион проектны тормышка ашырырга планлаштыра.

Предприятиедә сыек медицина кислороды, сыек азот җитештерергә планлаштыралар, ул шул исәптән криотерапия вакытында да кулланыла.

Инвестпроектны гамәлгә ашыру өчен 300 миллион сум салу планлаштырыла, 17 яңа эш урыны булдырылачак. Инвестицион проектны 2021-25 еллар дәвамында гамәлгә ашыру ниятләнә.

Күмертау шәһәре беренче категорияле монопрофильле муниципаль берәмлек булып тора.

Мәгълүм булуынча, алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары түбәнәйтелгән салым ставкаларын, страховка взнослары тарифларын, шулай ук башка федераль һәм төбәк преференцияләреннән файдалана ала.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас