Ел дәвамында өс һәм аяк киемнәренә хаклар артачак.
Русиядә кием-салым, аяк киеме һәм аксессуарлар бәясе йә җәйгә, йә көзге-кышкы сезонга кыйммәтләнергә мөмкин, дип хәбәр итә «Коммерсант», кием-салым сәүдәсе вәкилләре фикерләренә таянып.
Кыйммәтләнүнең бер сәбәбе - тукыма бәяләренең артуы. 2021 ел башыннан мамык бәясе - 20-35 процентка, башка материалларга 20 процентка кадәр арткан. Моннан тыш, сатучыларның логистикага һәм хезмәткә түләү фонды чыгымнары үсә. Экспертлар шулай ук Русия акчасының доллар һәм еврога карата бәясе төшү сәбәпле, чит илләрдә җитештерелгән өс һәм аяк киемнәренә бәя артачак, дип фаразлый.
Шул ук вакытта, «Коммерсант» экспертлары фикеренчә, кием-салым базары вәкилләре, бигрәк тә масс-маркет сегментында, арзанрак һәм гади товарларны күбрәк күпләп сатып алуга өстенлек бирәчәк, алар чыгымнарны киметергә омтылачак. Гомумән, алар бәяләрне акрынлап күтәрәчәк, дип яза әлеге матбугат басмасы.
Фото:pixabay.com.