+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 март 2021, 09:25

Ашаган белми, тураган белә...

Башкортстан бюджетына төзәтмәләр кертәчәкләр.

Башкортстан бюджетына төзәтмәләр кертәчәкләр.

Башкортстанның Финанс министрлыгы бюджетның чыгым өлешен яңадан карарга һәм кайбер мәддәләрне кыскартырга мәҗбүр. Бу хакта ведомство башлыгы Лира Игътисамова Дәүләт җыелышы-Корылтайда узган финанс сәясәте буенча "түгәрәк өстәл"дә белдерде.

Аның сүзләренчә, керемнәр турында күп сөйләргә була, әмма чыгым өлешен оптимальләштерү мәсьәләләре көнүзәк булып тора. Хәзерге вакытта республика үсешен тәэмин итәргә тиешле инвестицион өлешне киметү проблемасы алга килеп басты. Керемнәр кимү тенденциясе саклануга бәйле рәвештә, 2020 елда бюджетта югалтулар булды һәм быел да югалтулар булачак. Димәк, чыгымнарны киметергә кирәк. Социаль юнәлештәге якланган статьялардагы чыгымнарны берничек тә киметеп булмый. Нәтиҗәдә, республиканың адреслы инвестиция программасын (РАИП) кыскартырга туры киләчәк.

Лира Игътисамова бюджет керемнәренең кимү үзенчәлекләре һәм социаль чыгымнарның, киресенчә, артуы проблемаларына да ачыклык кертте.

Фото:.pixabay.com.
Читайте нас