+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 март 2021, 10:45

Башкортстан халкының финанс грамоталылыгы дәрәҗәсе арткан

Финанс тикшеренүләре агентлыгы Башкортстанның финанс грамоталылыгы рейтингын раслады, шул ук вакытта республика халкының финанс грамоталылыгы индексы артуын билгеләде.

Финанс тикшеренүләре агентлыгы Башкортстанның финанс грамоталылыгы рейтингын раслады, шул ук вакытта республика халкының финанс грамоталылыгы индексы артуын билгеләде.

Русия Финанс министрлыгы һәм Бөтендөнья банкының "Русия Федерациясендә халыкның финанс грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрүгә һәм финанс белемен үстерүгә ярдәм итү" проекты кысаларында үткәрелгән масштаблы тикшеренүләрнең әлеге нәтиҗәләре агымдагы елның 20 мартында «Финанс тикшеренүләре агентлыгы» аналитик үзәге тарафыннан тәкъдим ителде.

Үзәк исәпләүләре буенча Башкортстан рейтингта үз позициясен саклап калган: Башкортстанга, тулаем Русиядәге кебек үк, «С» күрсәткече бирелгән, бу - уртача дәрәҗә.

Финанс яктан белемле кешеләр республикада 25 яшьтән 34 яшькә кадәргеләр. Бу югары белемле кешеләр, квалификацияле белгечләр һәм җитәкчеләр булган. Эшләмәүче (эшсезләр һәм бигрәк тә пенсионерлар) кешеләрдә финанс грамоталылыгы түбән.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас