+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 Марта 2021, 10:45

Эшкуарлар, бу конкурс сезнең өчен!

Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты һәм республиканың Экспортны яклау үзәге Башкортстан Экспортерлар клубы рәисе вазыйфасына конкурс игълан итә, аның утырышы 19 мартта узган.

Аның рәисе Башкортстан территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасыннан оешма хезмәткәре булырга мөмкин. Гаризалар 29 мартка кадәр кабул ителә.

Башкортстан Экспортерлар клубы бизнес һәм хакимият хезмәттәшлеге, шулай ук эшкуарлар арасында тышкы икътисади хезмәттәшлек буенча тәҗрибә һәм кейслар алмашуның нәтиҗәле инструменты булачак.

Экспортерлар клубы рәисе вазыйфасына кандидатуралар буенча тәкъдимнәр Musina.diana@bashkortostan.ru электрон почтасына кабул ителә. Барлык кирәкле мәгълүматны 8(347)2468488, 8917467857 телефоннары буенча алырга мөмкин. Гаризада үзегезнең исем-шәрифләрегезне күрсәтергә кирәк булачак.

Экспортерлар клубы рәисен сайлау республиканың Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты сайтында 29 марттан 1 апрельгә кадәр ачык тавыш бирү юлы белән башкарылачак.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас