+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 март 2021, 09:29

Хезмәт хаклары яшәү минимумыннан 4 тапкыр арткан

2020 елның соңгы өч аенда Башкортстанда яшәүчеләрнең уртача эш хакы 42459 сум тәшкил иткән.

Аналитиклар Башкортстанда халыкның керемнәре күләмен 2020 елның дүртенче кварталындагы яшәү минимумы белән чагыштырып санаган.
"Башстат" мәгълүматлары буенча, республика халкының җан башына уртача акчалата керемнәре узган елның соңгы кварталында һәр айда 36 988 мең сум тәшкил иткән, бу 9834 сумлык яшәү минимумыннан 376 процентка күбрәк.
Дүртенче кварталда оешмалар хезмәткәрләренең хезмәт хакы 42 459 мең сумга тигез иде, бу хезмәткә сәләтле халык өчен яшәү минимумы күләменнән дүрт тапкырдан артык (10 477).
Билгеләнгән пенсияләр күләме (15 255 сум) һәм пенсионерлар өчен яшәү минимумы нисбәте (8027 сум) 190 процент тәшкил итте.
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас