+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 март 2021, 08:44

"Күктән" акча төшсә, нишләргә?

Әйтик, аны банк картасына таныш түгел кеше күчерсә?

Әйтик, аны банк картасына таныш түгел кеше күчерсә?

Әгәр акча җибәрүче аны кире кайтаруны сораса, алучыга, акчаны кире кайтаруга каршы түгелмен, әмма ялгыш башкарылган транзакция турында гариза белән мөстәкыйль рәвештә банкка мөрәҗәгать итегез, дип җавап бирергә кирәк.

Шуннан соң акча килгән кеше, шулай ук, үзенең кредит оешмасына хаталы рәвештә акча килүе турында хәбәр итәргә һәм акчаларны кире кайтару турында гариза язарга тиеш.

Кайчагында таныш түгел кешеләрдән мондый акча күчерүләр мошенниклык схемасына кагыла, ул кулакча алу яисә аны банк счетыннан урлау өчен башкарыла.

Җинаятьчеләр кармагына эләкмәс өчен проблеманы үзең генә хәл итәргә тырышу зур хата булачак.

Таныш булмаган кешеләрдән алынган акчаларны тотынырга да, күчерергә дә, банкомат аша алырга да, шулай ук җибәрүчедән алынган билгесез реквизитлар буенча аларны мөстәкыйль рәвештә кире кайтарырга ярамый, дип аңлата банк экспертлары.

"Күктән төшкән" акча баш бәласе булмасын өчен сак булыйк, җәмәгать!

Фото: "ВКонтакте"
Читайте нас