Башкортстанда төп капиталга инвестицияләрнең еллык күләме 650 миллиард сумга җитәчәк.
Республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү көн кадагыннан төшми. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләвенчә, бу юнәлештә эшчәнлекне активлаштыру исә халыкның тормыш сыйфатын югарырак баскычка күтәрү, гомумән, республиканы тагын да уңышлырак төбәккә әверелдерү максатын куя.
Башкортстан байтак күрсәткечләр буенча бүген Русиянең тотрыклы икътисадлы һәм бюджетлы, ныклы субъекты исәпләнә. Әмма икътисади үсештә ил күләмендә һаман да сүлпәнлек күзәтелә. Төп капиталга инвестицияләр салу барлык төбәкләрдә дә диярлек кими. Бу тенденция Башкортстанда да чагылмый калмый. Әмма инвестицияләр җәлеп итү, башка икътисади күрсәткечләр буенча республиканың хәлен начар дип булмый. Бу – әлбәттә, Хөкүмәтнең заман сулышын тоеп эшләве нәтиҗәсе. 2019 елда “сентябрь указына” кул куйганда Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы киләчәктә инвестицияләрнең еллык күләмен 450 миллиард сумга кадәр җиткерүне, инвестиция үсеше буенча дәүләт рейтингы лидерлары бишлегенә керүне беренчел максат итеп атады. Хәзер исә, көн таләп-ләреннән чыгып, алга күләмлерәк максатлар куелды.
2024 елга Башкортстанда төп капиталга инвестицияләр салуның еллык күләме 650 миллиард сум тәшкил итәргә тиеш. Узган елда ул 365,9 миллиард сум булды. Мондый мәгълүмат белән Икътисади үсеш министрлыгы коллегиясендә Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Рөстәм Моратов таныштырды. Бүгенге көнгә исә инвестиция портфеле муниципалитетлардагы 386,4 миллиард сумлык 1170 проектны һәм 841 миллиард сумлык 228 өстенлекле проектны үз эченә ала.
Ведомство мәгълүматларына караганда, үткән елда тулай төбәк продукты аннан алдагы елга карата 99,1 процент тәшкил иткән (Русия Федерациясе буенча күрсәткеч — 96,9 процент), сәнәгать җитештерүе индексы — 98 процент (Русиядә — 97,4 процент), төп капиталга инвестицияләр салу— 100,9 процент (98,6 процент), авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү — 103,1 процент (101,5 процент), торак төзелеше — 100,4 процент (94,1 процент) булган.
Әлеге саннардан күренгәнчә, узган елда финанслауның барлык чыганаклары исәбенә төп капиталга инвестицияләр салу үсеше 0,9 процент тәшкил итте. Монда шуны да ассызыкларга кирәк: “Росстат” 2019 елда республикада инвестиция эшчәнлеге турындагы мәгълүматларга төзәтмәләр керткән, бу елны республика 19 процентлы үсеш белән тәмамлаган булып чыкты. 2018 елда исә төп капиталга инвестицияләр салу 2017 ел күрсәткеченнән 7,6 процентка кимрәк булган. 2024 елга кадәрге чорда төп капиталга инвестицияләр салуда ел саен 10 процентлы үсешкә ирешү көтелә.
Рөстәм Моратов сүзләренә караганда, өстенлекле проектлар исемлегенә керү суммасының түбән чиген 100 миллион сумлыктан 50 миллион сумга кадәр киметү һәм “Инвестиция сәгать”ләрендә проектларны гамәлгә ашыруның гадиләштерелгән тәртибен булдыру планлаштырыла. Шулай ук кече һәм урта предприятиеләр эшчәнлегенә мониторинг айлык форматка күчереләчәк (әлеге вакытта квартал мәгълүматы алына). Республиканың адреслы инвестиция программасы (РАИП) кысаларында объектлар күп дигәндә – ике ел эчендә, иң яхшысы – бер елда тормышка ашырылырга тиеш, дип саный Рөстәм Моратов. Коллегиядә билгеләнүенчә, дәүләт-шәхси партнерлык сегментында Русия Федерациясе күләмендә лидерлыкка чыгу бурычы куелды.
Үткән елда республика Хөкүмәтенең бөтен эшчәнлеге социаль-икътисади хәлне тотрыклыландыруга һәм карантин чикләүләре белән бәйле пандемия нәтиҗәләрен минимальләштерүгә юнәлтелде. “Узган ел, моңарчы күрелмәгәнчә, үзенчәлекле булды. Бу әлеге чорның иң зур сынауларының берсе булды”, –дип ассызыклады Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров коллегиядәге чыгышында.
Радий Хәбиров “Башкортстан чакыра” инвестиция форумының пленар утырышындагы чыгышында: “Мин кайбер мөһим моментларны билгеләргә телим, – дигән иде. – Беренчесе. Без башкарган барлык нәрсә дә, ахыр чиктә, кешеләрнең тормышын яхшыртуга юнәлтелергә тиеш. Моның өчен күп эшләргә кирәклеген яхшы аңлыйбыз, чөнки халыкның тормышы җиңел түгел. Бездә, чыннан да, очын-очка ялгап, тораксыз, аз хезмәт хакына яшәүче кешеләр шактый. Шуңа күрә төп максат – кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү”.
Әйе, бүгенгедәй икътисади өзеклек чорында социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итәргә кирәк. Ә тотрыклылык һәм социаль-икътисади үсешнең нигезе – икътисадка инвестицияләр җәлеп итү. Инвестицияләр ул – гадиләштереп әйткәндә, яңа җитештерү куәтләре, төзелешләр, эш урыннары, хезмәт хакы һәм салымнар, гомумән, Башкортстан халкының социаль-икътисади иминлеге дигән сүз.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.