+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 март 2021, 05:40

Шикәр һәм көнбагыш маена хак артачакмы?

Башкортстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында шикәр һәм көнбагыш маена бәяләрне тотрыклыландыру буенча өстәмә чаралар турында сөйләделәр.

Башкортстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында шикәр һәм көнбагыш маена бәяләрне тотрыклыландыру буенча өстәмә чаралар турында сөйләделәр.

Сүз килешүләрне озайту һәм җитештерүчеләрне субсидияләү мөмкинлеге турында бара.

Монополиягә каршы федераль хезмәт, Русия Авыл хуҗалыгы һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары шикәргә һәм көнбагыш маена бәяләрне киметү һәм саклап калу турындагы килешүне озайту (шикәргә - ике айга, ә көнбагыш маена октябрьгә кадәр) максатыннан бизнес даирәләре белән консультацияләр уздырачак, дип хәбәр ителә.

Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта шикәр буенча федераль килешүгә республиканың 27 оешмасы, шул исәптән ике җитештерүче – «Чишмә шикәр заводы» һәм «Раевсахар» , ә көнбагыш мае буенча 17 оешма кушылган. Алар арасында шулай ук ике җитештерүче бар, алар – «Элеватор» һәм «Чишмә май сыгу заводы».

Фото: bashinform.ru


Читайте нас