+24 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 Марта 2021, 16:00

“Сәнәгать сәгате”ндә мөһим мәсьәләләр тикшерелде

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Уфа дәүләт авиация техник университетында күчмә «Сәнәгать сәгате» үткәрде.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Уфа дәүләт авиация техник университетында күчмә «Сәнәгать сәгате» үткәрде.
Университетның фән буенча беренче проректоры Рөстәм Еникеев вузның инновацион эшләнмәсен – поршеньлы авиация двигательләрен тәкъдим итте.
– Безгә поршеньлы авиадвигательләр җитештерәчәк сәнәгать партнерын табарга кирәк, ә без бу эшкә ярдәм итәчәкбез, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Уфаның «Орбита» фәнни предприятиесе тергезү медицинасы өлкәсендәге эшләнмәләрен күрсәтте. Предприятие директоры Татьяна Демичева әйтүенчә, компания лазер кисү өчен санлы программа идарәсе булган станоклар сатып алуны субсидияләүгә мохтаҗ. Башкортстан Башлыгы бу өлкәдә Стәрлетамактагы «Станоклар төзү» берләшмәсенә игътибар итәргә тәкъдим итте.
Төбәк җитәкчесе сәламәтлекне тернәкләндерүнең мөһим булуын билгеләде.
Уфаның “Чиста һава” фәнни-җитештерү предприятиесе бронх-үпкә авыруларыннан соң тернәкләнү һәм бу авыруларны кисәтү өчен медицина җайланмаларын тәкъдим итте.
Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/140348.html
Фото: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/140348.html
Читайте нас