+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 март 2021, 16:30

Заманча автобуслар кирәк!

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров модификацияләнгән «НефАЗ» автобусын карады.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров модификацияләнгән «НефАЗ» автобусын карады.
Яңа машина республика башкаласы урамнарында озакка сузылган тест-драйвка әзерләнә.
«Башавтотранс» предприятиесенең генеральный директоры Надир Сәмиев әйтүенчә, җитештерүче файдалану барышында килеп чыккан кисәтүләрне исәпкә алган. Яңа автобусның пыялалы мәйданы зуррак, машина озынрак һәм киңрәк, утырту урыннары санын арттырганнар. Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус платформалар (аппарельләр) махсус материал белән капланган.
Водительләр өчен заманча һәм уңайлы кабинет каралган. Автобус эчендә һәм аның тирәсендә булган барлык хәлләр сигез видеокүзәтү камерасы объективына эләгә. Яңа машина табигый газда эшли.
– Безнең транспорт системасы шундый заманча автобусларга мохтаҗ, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Без пассажирлар йөртү челтәрен үстерүне дәвам итәргә планлаштырабыз. Сүз зур шәһәрләр турында гына түгел. Безгә авылларны һәм район үзәкләрен дә автобуслар белән тәэмин итәргә кирәк.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас