+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 март 2021, 15:05

Башкортстанда туризм үсеш алырмы?

2035 елга кадәр Башкортстанда Туризмны үстерү стратегиясен эшләүгә багышланган стратегик сессиянең беренче этабы узды.

2035 елга кадәр Башкортстанда Туризмны үстерү стратегиясен эшләүгә багышланган стратегик сессиянең беренче этабы узды.

Чарада республиканың туристлык индустриясе вәкилләре: отельерлар, рестораторлар, туроператорлар, шифаханә учреждениеләре, фермер хуҗалыклары вәкилләре, шулай ук туризм буенча блогерлар һәм экспертлар катнашты.

Оештыручы булып республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты ярдәмендә Туризмны үстерү үзәге, чыгыш ясады. Сессияне тантаналы рәвештә әлеге комитет рәисе Эльмира Туканова ачты:

«Без мөмкинлекләребезне бәяләү, бүген туристик активны кем тәшкил итүен, алга таба кая хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлау өчен стратегик сессия үткәрәбез. Бүгенге сессиядә катнашучылар - турыдан-туры туристлар белән эшләүчеләр, бу тармакның барлык проблемаларын һәм үсеш перспективаларын төгәл аңлаучылар. Кунакчыллык индустриясендә хезмәт куючы һәркемгә битараф булмаганнары, оптимизм, эшкә сәләтлелек һәм яңа башлангычларга әзер булулары өчен рәхмәт белдерәм".

Чара интерактив форматта узды: барлык катнашучылар да тематик биремнәрне бергә үтәү өчен командаларга бүленде. Тематик сессияләрне «Идарә итү практикасын үстерү үзәге» фәнни-җитештерү берләшмәсе рәисе һәм "ВШЭ"ның программалар директоры Сергей Лоханов, шулай ук Төбәкләр үсеше үзәге эксперты Валерий Медовый модерацияләделәр.

«Бүген «Торатау»га туристлык базарының барлык "уенчы"лары диярлек җыелган һәм аларның «баш мие штурмы» форматында бер-берсе белән хезмәттәшлек итүе, үз ихтыяҗлары, уңышлары һәм җитешсезлекләре турында фикер алышуы мине сөендерә генә. Мин ышанам, стратегик сессиянең нәтиҗәсе безнең туризмны үстерү стратегиясе нигезенә салыначак», - дип билгеләп үтте туризм буенча эксперт Кинья Кускильдин.

Стратегия-2035нең төп максаты - Башкортстан Республикасында туризмны монетизацияләүне үстерү өчен шартлар һәм механизмнар булдыру.

Стратегик сессиядә катнашучылар бергә клиентларның максатчан сегментларын билгеләде, базарда катнашучыларның проблемалары реестрын формалаштырды, идеяләре белән бүлеште һәм кирәкле гамәлләр тәртибен эшләде. Сессиянең йомгаклау этабында нәтиҗәләр тәкъдир итү һәм көн нәтиҗәләре буенча фикер алышу булды.

«Тәҗрибә уртаклашу өчен бер урында бер индустрия кешеләрен җыю - яхшы идея . Иң мөһиме - чарада «туган» идеяләр башта калмасын, ә тормышка ашсын, һәм бер елдан соң җыелып, бүген фикер алышуга чыгарылган максатлар һәм бурычлар буенча нәтиҗәләр чыгарылсын», - диде Башкортстан Республикасы шифаханәләре ассоциациясе рәисе, «Йоматау» шифаханәсе директорының инвестицияләр буенча урынбасары Арсен Искәндәров.

Фото: правительстворб.ру
Читайте нас