+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 март 2021, 05:20

Апрель башыннан тәмәке кыйммәтләнә

Бу узган ел ахырында Владимир Путин кул куйган закон белән бәйле.

Бу узган ел ахырында Владимир Путин кул куйган закон белән бәйле.

Аның нигезендә, апрель аеннан Русиядә тәмәке продукциясенә минималь бәя билгеләнәчәк һәм тәмәкене шул бәядән түбәнрәккә сату тыела. Алкогольгә карата шундый ук тәртип элегрәк кертелгән иде.
Иң аз бәяне исәпләү формуласы шактый катлаулы — ул акциз ставкасына, өстәмә бәя салымы һәм махсус арттыручы коэффициентка бәйле. Ел саен минималь бәя яңадан каралачак, әмма ул түбәнрәк булыр дип өметләнергә урын юк.
Закон авторлары минималь бәянең халыкның сәламәтлеген яклауга юнәлтелгән булуы турында яздылар. Әмма кайбер экспертлар бу адымның казнага акциз салымын күбрәк җыюны күздә тотуын ассызыклыйлар. Чөнки бер кап сигарет бәясенең 53 проценты шушы төр салымга туры килә.
Тәмәкенең бер кабы өчен минималь бәя 108 сум дәрәҗәсендә билгеләнер дип көтелә.

Фото:pixabay.com.
Читайте нас