+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
29 март 2021, 09:15

Төп таләпләр тулысынча үтәлгән!

Уфа шәһәре Совет районы хакимиятенең капиталь төзелеш бүлеге хезмәткәрләре коронавирус йогышы таралу хәвефе белән бәйле рәвештә «Ботанический сад» торак комплексын төзүдә санитария-эпидемиология таләпләре үтәлешен тикшерде.

Төзүчеләр профилактик чараларны үтәүгә җаваплы карый - төп таләпләр тулысынча үтәлгән.

Совет районы хакимияте хезмәткәрләре, шулай ук, профилактик әңгәмәләр үткәргән һәм янгын хәвефсезлеге нормаларын үтәүне тикшергән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык төп таләпләрнең үтәлүе ачыкланган.

Тикшерү вакытында ачыкланган җитешсезлекләр буенча киңәшләр бирелгән.

Бу төбәктә социаль әһәмияттәге объектларны төзүгә килгәндә, алар барысы да график буенча алып барыла.

Фото: ufacity.info сайтыннан
Читайте нас