+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 март 2021, 09:35

Башкортстан бизнес өчен иң уңайлы төбәк булачак

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республикада проект менеджерлары институты булдыруы турында Интернет челтәрендә язма бастырды.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республикада проект менеджерлары институты булдыруы турында Интернет челтәрендә язма бастырды.

"Үз проектын тормышка ашыру, җир алу өчен инвесторга бик күп бюрократик киртәләрне узарга туры килә иде. Ул үзе муниципалитетлар буйлап йөи, чиновниклар белән аралаша - буш участокларның, инженерлык челтәрләренең, инфраструктураның кайда булуын ачыклый. Гаризалар язып, атна буе җавап көтә. Без бу эшне җайлаштырырга булдык һәм бу процессны гадиләштердек.

Республиканың үсеш корпорациясе базасында проект менеджерлары институтын булдырдык. Хәзер инвесторга анда мөрәҗәгать итүе һәм үз идеясе турында сөйләве дә җитә. Безнең белгечләр аңа мәйданчыкларның берничә вариантын үзләре сайлаячак, муниципалитетларга һәм ведомстволарга тиешле запрослар җибәрәчәк, барлык кирәкле мәгълүматны туплаячак. Һәр бизнесменга проектны эшләтеп җибәрүнең бөтен чоры дәвамында алып бара торган персональ менеджер беркетеләчәк.

Моннан тыш, институт белгечләре инвесторга ул дәгъва итә ала торган дәүләт ярдәме чаралары турында хәбәр итәчәк. Бездә бит эшкуарлар өчен бик күп преференцияләр эшли, алар бу хакта хәтта белми дә. «Алга» махсус икътисади зонасы, индустриаль парклар бар, һәм анда бөтен җирдә төрле ташламалар бар. Менеджерның бурычы - инвестор ихтыяҗларын билгеләү һәм аңа аз чыгымнар белән кыска вакыт эчендә җитештерүне башлап җибәрә алырлык мәйданчыкны тәкъдим итү.

Шулай ук проект менеджерлары институты бизнес-план төзүне үз өстенә ала. Ә инвестор аны үзе әзерләгән очракта, проектка закон таләпләренә туры килү-килмәүгә экспертиза үткәрәчәк. Бу эшкуар өчен банкта яки сәнәгатьне үстерү фондында кредит алу мөмкинлеген арттырачәк.

Исегездә булса, без Башкортстанны бизнес өчен иң уңайлы төбәк итәрбез дип вәгъдә иттек. Менә шушы юнәлештә хәрәкәт итәбез дә инде", - дип язган Андрей Назаров.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас