+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 март 2021, 16:05

«Строймастер» конкурсының җиңүчесе кем булыр?

31 мартта Самарада Идел буе федераль округы буенча «Строймастер» һөнәри осталык милли конкурсының «Каркас-тышлау конструкцияләренең иң яхшы монтажчысы» номинациясендә этабы узачак.

31 мартта Самарада Идел буе федераль округы буенча «Строймастер» һөнәри осталык милли конкурсының «Каркас-тышлау конструкцияләренең иң яхшы монтажчысы» номинациясендә этабы узачак.

Конкурсның максаты: төзелеш белгечлекләренең һәм инженерлык һөнәрләренең абруен күтәрү, тармакка яшь белгечләрне җәлеп итү.

Башкортстанны «Баркрафт» җәмгыятенең техник консультанты һәм «Вектор» предприятисенең мастеры, "Башкортстанның төбәк төзелеш берлеге" вәкиле Рөстәм Хөсәенов тәкъдим итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Строймастер» һөнәри осталык конкурсы 2010 елдан башлап өч этапта үткәрелә: төбәк (Русия Федерациясе субъектлары дәрәҗәсендә), федераль (федераль округлар һәм федераль әһәмияттәге шәһәрләр дәрәҗәсендә) һәм финал – милли (Бөтенрусия). «Каркас-тышлау конструкцияләренең иң яхшы монтажчысы» номинациясендә конкурсның финалы агымдагы елның 19-23 апрелендә Сочи шәһәрендә Халыкара төзелеш чемпионаты кысаларында узачак.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас