+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
31 март 2021, 07:30

"Без моны эшләдек..."

Башкортсан Башлыгы Радий Хәбиров Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын төзелүе турында Интернет челтәрендә язма бастырды.

Башкортсан Башлыгы Радий Хәбиров Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын төзелүе турында Интернет челтәрендә язма бастырды.

"Без моны эшләдек - Көнчыгыш чыгу тоннелен тиштек. Аның озынлыгы - 1 276 метр. Максималь тирәнлеге - 63 метр. Бу - Идел буе федераль округында иң зур һәм катлаулы проект. Аны ерак 1992 елда төзи башладылар. Аннары туктатылды, без яңадан тергездек. Һәм бары 2019 елның ноябрендә генә проектны тулысынча реанимацияләдек.

Бу, нигездә, безнең партнерлар белән бергә «ВТБ инфраструктур холдингы»ның концессия килешүенең эчтәлеген яңадан карап, оптимальләштерүе аркасында мөмкин булды. Нәтиҗәдә, концессия килешүенә өстәмә килешү республика бюджетына йөкләнешне 30 миллиард сумга киметте. Аңлау өчен: резервланган проектны карап тотуга гына да ел саен 100әр миллион сум акча бирергә туры килде. Безнең проектка ярдәм иткән Русия Транспорт министрлыгына аерым рәхмәт.

Алга таба безгә, 2,65 чакрым озынлыктагы эстакаданы исәпкә алып, күпер һәм 11,225 чакрым автомобиль юлын төзергә кирәк әле. Без Галле шәһәре урамын реконструкцияләргә һәм федераль әһәмияттәге ике трассаны - М5 һәм М7не тоташтырырга телибез. Боларның барысын да 2024 елга эшләячәкбез.

Көнчыгыш чыгу юлының әһәмияте бик зур. Проект нәрсә бирәчәк?
Беренчедән: М5 трассасыннан Уфага өстәмә керү һәм чыгу урыны барлыкка киләчәк.

Икенчедән: проект Уфа арты зур территорияләрен үсешкә этәрәчәк. Шул исәптән торак төзелеше һәм инфраструктура үсеш алачак.

Бу көнне юл төзүчеләргә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Объект гади түгел, әмма эшнең нәтиҗәсе бик шәп. Алга барабыз", - дип язган.

Көнчыгыш чыгу юлының төп техник параметрлары:

1. Автомобиль юлының классы – тиз йөрешле хәрәкәтнең 1нче класслы магистраль юлы;

2. Гомум озынлыгы – 13 844 метр, шул исәптән тоннель озынлыгы – 1276 метр, эстакаданы исәпкә алып, күпер озынлыгы - 2,65 километрм;

3. Хәрәкәтнең исәпләнгән тизлеге - сәгатенә 120 чакрым, тоннельдәге хәрәкәт тизлеге - сәгатенә 80 чакрым;

4. Хәрәкәт полосалары саны - 4.

5. Проектны тәмамлау вакыты - 2023 ел ахыры.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.
Читайте нас