+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
31 март 2021, 15:40

Республика БСК белән тулысынча идарә итәчәк

Владимир Путин Башкортстанга "Башкортстан сода компаниясе" җәмгыяте акцияләренең контроль пакетын тапшырды.

Владимир Путин Башкортстанга "Башкортстан сода компаниясе" җәмгыяте акцияләренең контроль пакетын тапшырды.

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Республикасы милкенә “Башкортстан сода компаниясе” җәмгыяте акцияләренең - 38,3 процентын, шулай ук тагын 11,7 проценты плюс бер акцияне ышанычлы идарәгә тапшыру турында карар кабул итте. Шулай итеп, республика предприятиене контрольдә тотуны үзенә алды һәм аның үсеше белән идарә итәчәк.

"Компаниянең озак сроклы, нәтиҗәле эшен һәм көндәшлеккә сәләтле продукция чыгаруны тәэмин итү мөһим, — диде Владимир Путин 31 мартта Русия Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмәдә. — Кешеләр өчен хезмәт хакын, эш урыннарын саклап калу бик мөһим. Төп мәсьәләләрнең берсе — предприятие белән грамоталы идарә итү. Бу уңайдан карарлар кабул ителде. Русия Хөкүмәтеннән БСК акцияләренең 38,3 процентын Башкортстан Республикасына тапшыруыгызны сорыйм. Моннан тыш, тагын 11,7 процент плюс бер акция — республика Хөкүмәтенең тулы контролендә булган структураларга ышанычлы идарәгә тапшыруыгызны сорыйм. Димәк, республика бу компания белән тулысынча идарә итә алачак".

Бу хакта тулырак сылтама буенча укыгыз: https://www.bashinform.ru/news/1576257-putin-peredal-bashkirii-50-1-aktsiyu-bashkirskoy-sodovoy-kompanii/

Фото: Россия 24


Читайте нас