Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы проекты тиз һәм тотрыклы финанслана, диде бүген Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Роман Новиков, журналистларның сорауларына җавап биреп.
- Проектның финанс күләме зур - 33,5 миллиард сум, шуның 19,9 миллиард сумы - Федераль юл агентлыгы тарафыннан күрсәтелүче ярдәм. Без инде 5,1 миллиард сум бүлдек. Агымдагы елда бу объектка тагын 2,6 миллиард сум юнәлтергә планлаштырабыз, - дип билгеләп үтте Роман Новиков.
Аның сүзләренә караганда, Көнчыгыш чыгу юлын төзү буенча билгеләнгән барлык планнар да финанслау белән тәэмин ителгән.
- Әлбәттә, проектны алга таба гамәлгә ашыру төзелеш-монтаж эшләренең барышына бәйле булачак. Объектны вакытында яки хәтта алдан тәмамлау перспективалары, әлбәттә, сыйфатка зыян китерми. Объект төзелешенең финанс өлеше буенча шик юк. Төзүчеләргә рәхмәт белдерәм һәм уңышлар телим, — диде "Росавтодор" җитәкчесе.
Фото: Башинформ