Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "БСК" предприятиесе буенча журналистлар сорауларына җавап бирде.
- Әйтегез әле, хәзер "БСК" сода җитештерү өчен Куштауда чимал чыгаруга дәгъва итәчәкме, әллә бу мәсьәлә тулысынча ябыкмы?
- Хәзер бу мәсьәлә тулысынча ябылган дип икеләтә әйтә алабыз, чөнки Русия Президентының барлык карарларын тормышка ашырганнан һәм документларны рәсмиләштергәннән соң, предприятие белән идарә итүгә керәбез. Әмма моңа кадәр үк республика халкы соравы буенча Куштауга табигать һәйкәле статусы бирү турында карар кабул иттек. Ягъни ул инде саклагыч статус алды. Моннан тыш, өч Шихан урнашкан бөтен территория буенча ЮНЕСКО геопаркы статусын алуга номинацион досье җибәрдек. Ягъни тагын да алга киттек. Аңа халыкара яклау кертергә, халыкара статус бирергә телибез. ЮНЕСКОда гаризаны карауның беренче этабын уңышлы уздык. Соңгы карарны көтәбез. Шуңа күрә бар яклап та шиханнарны саклаячакбыз, - диде Радий Хәбиров.
- Сезнең сүзләрдән дөрес аңласам, республика "Башкортстан сода компаниясе"ннән, һәрхәлдә, якындагы елларда, зур дивидендларга исәп тотмый, чөнки элекке инвестицион уңышсызлыклар ябылачак. Җәй көне Русия Президенты Владимир Путин компаниянең табышы бик зур, ә инвестицияләр шактый чикләнгән, дип әйткән иде.
- Әйдәгез, мин сезгә саннар белән җавап бирәм. Бәхәсләр һәм судлар барган вакытта без предприятие менеджменты белән тик утырмадык. Компанияне модернизацияләү һәм инвестицияләр җәлеп итү программасын эшләдек. Әлегә безнең планнарда – предприятиене модернизацияләүгә якынча 5,5 миллиард сум юнәлтү. Бу яңа җиһазлар сатып алу һәм башка шундый эшләргә китәчәк. Табышлы, нәтиҗәле эшли торган предприятие булуга карамастан, барыннан да элек аның үсеше турында уйлаячакбыз. Бик мөһим өлеш – экологик проблеманы хәл итү. Кагыйдә буларак, бу һәрвакыт күп акча сорый. Ә аннары дивидендларга исәп тотачакбыз, - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Фото: Башинформ