+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 апрель 2021, 14:50

Радий Хәбиров: "Бөтен тырышлык предприятиене үстерүгә юнәлтеләчәк"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров бүген Башкортстан сода компаниясенең хезмәт коллективы белән очрашуда хәбәр иткәнчә, предприятие якындагы елларда хезмәт җитештерүчәнлеген, чыгарыла торган продукциянең сыйфатын арттырырга, аның үзкыйммәтен киметергә тиеш. Моның өчен җитештерүне яңарту кирәк.

Радий Хәбиров сүзләренә караганда, компания эшчәнлеге аркасында барлыкка килә торган экологик проблемаларга аерым игътибар бирергә кирәк.
"Моны инкарь итәргә ярамый, алар күп еллар дәвамында тупланып килгән. Аларны хәл итүгә җитди системалы якын килү булмады. Мин завод җитәкчелегенә Росприроднадзор һәм Башкортстан Хөкүмәте белән килешенгән җитди программа эшләргә кушам. Тагын бер зур бурыч - предприятие эше өчен чимал базасы. Компания җитәкчелеге мәгълүматлары буенча, әлегә гамәлдәге яткылыктан чимал чыгару өчен вакыт бар. Бездә чималны кайда алырга икәнен белер өчен вакыт бар. Предприятие киләчәккә чимал базасы өлешендә ышанычлы карарга тиеш", - диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы максатсыз чыгымнарны киметү мөһимлеген билгеләп үтте. Мәсәлән, БСК Мәскәү офисын ябу гына предприятиегә ел саен 1 миллиард сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирде. Тагын бер мөһим бурыч - эш урыннарын саклап калу һәм хезмәт хакын арттыру. Предприятие, беренче чиратта, Стәрлетамакның экологик проблемаларын хәл итүгә дә игътибар бирергә тиеш.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас