Уфа янында 1276 метр озынлыктагы тоннель тишелеп, автомобиль юлының көнбатыш һәм көнчыгыш юнәлешләре тоташтырылды.
Башкортстанда иң зур инфраструктура объекты саналган Уфадан Көнчыгышка чыгу юлы төзелешендә мөһим вакыйга булды – тоннельнең көнбатыш һәм көнчыгыш өлешләре тоташтырылды. 31 мартта биредәге эшләр барышы белән республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Роман Новиков танышты.
– Көнчыгышка чыгу тоннелен тиштек. Аның озынлыгы – 1276 метр. Максималь тирәнлеге – 63 метр. Бу – Идел буе федераль округында иң зур һәм катлаулы проект. Ул 1992 елда ук төзелә башлап, туктатылган. Без бары 2019 елның нояб-рендә генә проектны яңадан тергезә алдык.
Бу, нигездә, безнең партнерлар белән бергә “ВТБ инфраструктур холдингы”ның концессия килешүенең эчтәлеген яңа-дан карап, оптимальләштерүе нәтиҗәсендә мөмкин булды. Безнең проектка ярдәм иткән Русиянең Транспорт министрлыгына аерым рәхмәт.
Киләчәктә безгә, 2,65 чакрым озынлыктагы эстакаданы да кертеп, күпер һәм 11,225 чакрым автомобиль юлы төзергә кирәк булачак. Без Һалле шәһәре урамын реконструкция-ләргә һәм федераль әһәмият-тәге М-5 һәм М-7 трассаларын тоташтырырга телибез. Болар-ның барысын да 2024 елга эш-ләячәкбез, – диде Радий Хә-биров.
Объектны караганнан соң, Радий Хәбиров белән Роман Новиков журналистлар сорауларына җавап бирде.
– Проектның финанс күләме 33,5 миллиард сум тәшкил итә, шуның 19,9 миллиард сумы – Федераль юл агентлыгы ярдәме. Без инде 5,1 миллиард сум бүлдек. Агымдагы елда бу объектка тагын 2,6 миллиард сум юнәлтергә планлаштырабыз, – диде Роман Новиков.
Аның сүзләренә караганда, Көнчыгыш чыгу юлын төзү буенча билгеләнгән барлык планнар да финанслау белән тәэмин ителгән.
– Федераль Транспорт министрлыгы белән мөнәсәбәтләребез бик яхшы һәм тыгыз. Бу проектны Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин хуплады. Ул мәсьәләгә җитди килде һәм эшләр тиешле үсеш алды, – диде Радий Хәбиров.
Арытаба Радий Хәбиров белән Роман Новиков эшлекле киңәшмә үткәрде, анда автомобиль юлларында хәвефсез-лекне арттыру, Башкортстанда эре транспорт инфраструктурасы объектларын төзү һәм ремонтлау мәсьәләләре каралды.
Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Виктор Жульков узган елда Башкортстанда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомум-дәүләт проекты буенча барлык максатлы күрсәткечләрнең үтәлүе турында хәбәр итте. 357 километр автомобиль юлы ремонтланган, 4,8 километр яңа юл төзелгән, 33 светофор урнаштырылган. 2021 елга планнарда – Уфа һәм Стәрлетамак агломерацияләрендә 225 километр автомобиль юлларын ремонтлау.
– Юл йөрүчеләр һәм туристлар Башкортстанда үзлә-рен уңайлы хис итсен өчен юл буе сервисының яңа объектларын төзү, гамәлдәгеләрен тәртипкә китерү максатын куйдык, – дип белдерде Радий Хәбиров. Роман Новиков бу башлангычны хуплады һәм республикада автомобиль юлларында навигация билгеләрен урнаштыру эшен уңай бәяләде.
Шулай ук, киңәшмәдә Илеш районындагы М-7 “Волга” автомобиль юлы участогын, Исә-мәт, Югары Яркәй, Ишкар, Лаешты авылларын ураган өлешендә реконструкцияләүне тиз-ләтү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Иске магистраль авыллар аша уза, шул рәвешле юл-транспорт һәлакәт-ләре куркынычын арттыра. Урап узу юлы әлеге хәвефне юкка чыгарырга һәм автомобиль юлын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Очрашуда, шулай ук, “Орск – Сибай – Магнитогорск – Южноуральск – Чиләбе” автомобиль юлын төбәк милкеннән федераль милеккә тапшыру вакытын 2028 елдан 2022 елга күчерү, шулай ук “Уфа – Пермь” автомобиль юлын федераль әһәмияттәге автомобиль юлларын үстерүнең перспектив планына кертү мәсьәләсә каралды. Роман Новиков Ырынбур, Чиләбе өлкәләре һәм Пермь крае белән берлектә документларны туплауны тәмамларга һәм аннары гына Урал аръягы трассасын Федераль юл агентлыгы балансына тапшыру мәсьәләсен карауга керешергә кушты.
Ример НАСРЕТДИНОВ.