+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 апрель 2021, 11:05

Рөстәмгә тиңнәр юк!

Самарада Идел буе федераль округы буенча «Строймастер» һөнәри осталык милли конкурсының «Каркас-тышлау конструкцияләренең иң яхшы монтажчысы» номинациясендәге этабы узды. Конкурс инде 10 елдан артык үткәрелә, ә 2015 елдан - федераль статуска ия булды.

Самарада Идел буе федераль округы буенча «Строймастер» һөнәри осталык милли конкурсының «Каркас-тышлау конструкцияләренең иң яхшы монтажчысы» номинациясендәге этабы узды. Конкурс инде 10 елдан артык үткәрелә, ә 2015 елдан - федераль статуска ия булды.

Шуны искәртик: Башкортстанны «Баркрафт» җәмгыяте техник консультанты һәм «Вектор» предприятиесе мастеры Рөстәм Хөсәенов тәкъдим итте.

Конкурсны Русия Төзелеш министрлыгы ярдәме белән Төзүчеләрнең милли берләшмәсе оештыра.

Округ этабында төбәк дәрәҗәсендә сайлап алуны узган һәм Уфа, Самара, Тольятти, Казан, Пенза, Саратов, Ырынбур, Ульяновск төзелеш компанияләрен тәкъдим итүче осталар катнашты.

Конкурсның округ этабы нәтиҗәләре буенча "Каркас-тышлау конструкцияләренең иң яхшы монтажчысы" номинациясендә Рөстәм Хөсәенов җиңүче булды.

Аның сүзләренә караганда, ул бу конкурста җиңүен көтмәгән һәм бу эштә аңа төзелеш тармагында зур эш тәҗрибәсе ярдәм иткән, дип саный.

- Мин 16 ел ремонт һәм бизәү эшләре белән шөгыльләнәм, үземне универсал дип саныйм. Биремне үтәүгә бик җаваплы карадым һәм максималь игътибар белән эшләргә туры килде. Көндәлек эшчәнлегемдә һәрвакыт заказчыларның югары таләпләрен намус белән үтәүгә күнектем, - ди Рөстәм Хөсәенов.

Шулай итеп, җиңүче апрель ахырында конкурсның финал этабында катнашачак, анда Идел буе федераль округы данын бөтенрусия дәрәҗәсендә яклаячак. Чара Сочида Халыкара төзелеш чемпионаты кысаларында узачак.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас