Республика Башлыгы Радий Хәбировның предприятие коллективы белән очрашуында моңа бәйле көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде.
Узган атнада “Башкортстан сода компаниясе” җәмгыяте язмышында хәлиткеч вакыйга булды. Ил Президенты Владимир Путин 31 мартта Русия Хөкүмәте әгъзалары белән уздырган киңәшмәдә БСК акцияләренең 38,3 процентын Русия Хөкүмәтеннән Башкортстанга, моннан тыш, тагын 11,7 процент плюс бер акциясен – республика Хөкүмәтенең тулы контролендә булган структураларга ышанычлы идарәгә тапшырырга кушты.
– “Башкортстан сода компаниясе” республикабыз идарә иткән иң эре предприятие булачак. Башкортстан өчен бу бик мөһим. Асылда, “Башкортстан сода компаниясе”нең аңлаешсыз хосусыйлаштыру тарихы мәңгегә хәл ителде, дип әйтер идем. Аны Владимир Путин хәл итте. Илебез Президентына моның өчен чиксез рәхмәт! Завод эшчәнлеге нәтиҗәләре илдән читтә элиталы күчемсез милек сатып алуга китмәячәк, ә безнең республикада яшәүче гади кешеләр, аларның социаль мәсьәләләрен хәл итүгә тотынылачак, – дип әлеге карарга бәйле зур хуплау белдерде Башкортстан Башлыгы Радий Хә-биров. Бу уңайдан республика җитәкчесе 1 апрельдә үк Стәрлетамакка барып, “Башкортстан сода компаниясе”нең хезмәт коллективы белән очрашты.
– Кичә республика һәм “Башкортстан сода компаниясе” коллективы өчен бик мөһим вакыйга булды. Русия Президенты Владимир Путин безгә “Башкортстан сода компаниясе” акцияләренең контроль пакетын тапшырырга карар итте, – диде Радий Хәбиров. – Без моның бүләк түгел, ә ил Президенты күрсәткән ышаныч һәм безнең барыбыз өчен дә зур җаваплылык икәнлеген яхшы аңлыйбыз. Республика Башлыгы “Башкортстан сода компаниясе” алдында торган беренчел бурычларны бил-геләде. Болар – җитештерүне мо-дернизацияләү, Стәрлетамак пред-приятиесендә һәм якын-тирә территориядә экологик мәсьәләләрне хәл итү, яңа чимал чыганакларын эзләү, эш урыннарын саклау, һөнәри компетенцияләрне һәм хезмәт хакын арттыру, шәһәр һәм социаль проектларда актив катнашу.
– “БСК” идарә командасыннан мин кызыклы карарлар көтәм, – диде Радий Хәбиров. – Сез галимнәр, тәҗрибәле химиклар командасын җыеп, предприятиене үстерү буенча алгарышлы юнәлешләрне бергәләп билгеләргә тиеш. Элек бу мәсьәләләр буенча акционерлар карар кабул итте, ә хәзер сез Директорлар советына вариантлар тәкъдим итәргә тиешсез. Ярты ел элек сез миңа кер юу порошоклары җитештерү цехын күрсәттегез. Әгәр бу икътисади яктан отышлы булса, чималны башка компанияләргә тапшырганчы, үз производствоны тергезергә кирәктер, мөгаен. Сакчыл мөнәсәбәтнең анык мисалы – предприятие минем тәкъдим белән Мәскәүдә үзенең Кремль каршындагы гаять зур офисын арендага алган Сәүдә йортын япты. Нәтиҗәдә, сез елына арендага киткән 1 миллиард сумнан артык акчаны янга калдырдыгыз. Радий Хәбиров ассызыклавынча, республика 2019 ел белән чагыштырганда әлеге предприятиене модернизацияләүгә инвестицияләр күләмен ике тапкыр арттырырга планлаштыра.
– Әлегә безнең планнарда – предприятиене үстерүгә якынча 5,5 миллиард сум юнәлтү. Бу яңа җиһазлар сатып алу һәм искергәннәрен алыштыру, экологик мәсьәләләрне хәл итү һәм башка бурычларны күздә тота, – диде Радий Хәбиров.
“Башкортстан сода компаниясе”нең генеральный директоры Эдуард Давыдов узган елда сода җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде. – Коронавирус пандемиясе чорында безнең предприятиенең табышы кимемәде, хәтта, 2019 ел белән чагыштырганда, ике процентка артты, – диде ул.
– Без производствога 4,8 миллиард сум инвестиция салдык. Социаль проектлар белән актив шөгыльләнәбез, эш урыннарын саклыйбыз һәм хезмәт хакын акрынлап арттырабыз. Планда – шәһәр хакимияте белән берлектә безнең хезмәткәрләр өчен ташламалы торак төзелешен башлау. План-бурычларыбыз күп һәм Сезнең ярдәмегез белән, Радий Фәритович, без барысын да булдырырбыз дип ышанам.
Шул ук көнне төбәк җитәкчесе эш сәфәре белән Ишембай районында булып, “Торатау” геопаркының визит-үзәге белән танышты. Визит-үзәк шиханнарның уникаль табигый территориясе белән танышуның башлангыч ноктасы булачак. Биредә кунаклар геопарк турында бөтен мәгълүматны һәм экскурсияләргә заказ бирә алачак. Моннан тыш, визит-үзәк урындагы кәсепчеләр продукциясен алга этәрергә булышлык итәчәк. Традицион башкорт эшләнмәләре яисә продуктлары сатып алырга теләү-челәргә бәйләнешкә керү өчен тиешле мәгълүмат биреләчәк. Узган елдан башлап укучылар өчен лекцияләр оештырыла. Бирегә бөтен республикадан киләләр. Үзәк берьюлы 30 кешене кабул итә ала. Визит-үзәктә, шулай ук, геологик экспонатлардан торган күргәзмә эшли. Әлеге вакытта Башкортстанның Милли музее һәм башка музейлар белән биредә тарихи-мәдәни экспозицияләр булдыру буенча сөйләшүләр алып барыла.
Республика Башлыгы белде-рүенчә, “Торатау” геопаркында берничә шундый визит-үзәкләр челтәрен булдыру мөһим. Туристлар өчен уңайлы инфраструктура – бу юнәлештә төбәкнең төп бурычларыннан берсе һәм ЮНЕСКО геопаркы статусын алу өчен мөһим адым. Арытаба Радий Хәбиров һәм “Уралвагонзавод” концерны генеральный директоры Александр Потапов “Витязь” машина төзелеше компаниясендә булды. Алар җитештерү цехларын карады һәм илебез танк төзелешенең 100 еллыгы уңаеннан дәүләт бүләкләре тапшырды. Ростех дәүләт корпорациясе “Уралвагонзавод” фәнни-җитештерү корпорациясе составына кергән Ишембай предприятиесе – югары нәтиҗәле җир өсте транспорты чаралары җитештерү буенча дөнья лидерларының берсе. 1977 елда нигез салынган җәмгыять Русиядә гражданлык һәм хәрби тәгаенләнештәге “Витязь” транспортерларын җитештерүче бердәнбер завод булып тора. Радий Хәбиров һәм Александр Потапов автомат-револьвер, механик җыю, пресс-эретеп ябыштыру, җыю цехларында булды һәм техника үрнәкләрен шәхсән үзләре сынап карады.
“Витязь” машина төзелеше компаниясенең генеральный директоры Ирек Арсланов предприятиенең яңа модификацияле ике звенолы транспортерларын серияле җитештерүне үзләштерү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыруы турында сөйләде. Гомум инвестицияләр күләме 802,6 миллион сум тәшкил итәчәк.
– “Витязь” күптән Башкортстанның танылган брендына әверелде. Әлеге техника авыр шартларда ярдәм итә һәм хәрбиләрнең, коткаручыларның, җитештерүчеләр-нең ышанычлы терәге булып тора. Сез үтәлмәслек урыннарда да юл яручы уникаль машиналар җитештерәсез. Безнең илдә мондый техниканы башка бер җирдә дә җитештермиләр, – диде Радий Хәбиров, компания хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. – “Витязь” коллективына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Предприятие актив үсешә, республика аңа ярдәм итүен арытаба да дәвам итәчәк. – “Витязь” заводы – Русия горурлыгы. Илдә башка андый предприятие юк, – дип билгеләп үтте Александр Потапов. – Биредә барлык климатик зоналарда да эшләүче уникаль техника җитештерәләр. “Витязь”ның киләчәге зур дип ышанам.