+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 апрель 2021, 06:10

Хәерчеләр ишәймәсен, кимесен!

Моңа ничек ирешергә соң?

Моңа ничек ирешергә соң?

Русиядә 2030 елга кадәр үк ярлылык дәрәҗәсен ике тапкыр киметергә мөмкин, дип саный Русия Исәп палатасы рәисе Алексей Кудрин.
Билгеле булуынча, 2030 елга илдә ярлылыкны ике тапкыр киметү максатына ирешергә, дигән белдерү белән элегрәк Русия Президенты Владимир Путин чыгыш ясаган иде.

«Мин ярлылыкны бетерүгә 2030 елга түгел, ә ике тапкыр иртәрәк, якындагы елларда ук ирешергә мөмкин дип саныйм. Бу уңайдан, ягъни тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча безнең тәкъдимнәр бар. Максатка ирешү өчен ресурслар һәм тиешле чаралар планы бар. Без бу тәкъдимнәрне, шул исәптән Хөкүмәткә дә кертәбез»,— диде Кудрин әфәнде Дәүләт думасының Контроль һәм регламент комитеты утырышында.

Алексей Кудрин үз тәкъдимнәренә җентекле тукталмады: "Мин хәзер конкрет чаралар турында сөйләргә теләмим, чөнки алар бик үзенчәлекле һәм социаль тәэсирле», - диде ул. Кудрин сүзләренә караганда, ул чараларны кабул итү һәм тормышка ашыру - Хөкүмәт карамагында.

Хәерчелек дәрәҗәсен киметү максаты Владимир Путин тарафыннан 2014 елда ук формалаштырылган иде. 2024 елга кадәр ярлылар саны икеләтә кимиячәк, дип көтелә иде. 2020 елда бу максатка ирешү вакыты 2030 елга күчерелде.

Фото:pixabay.com.
Читайте нас