+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 апрель 2021, 06:15

Хаклар артмасын өчен

Шикәр дә, май да мул булачак, дип ышандыра министр.

Шикәр дә, май да мул булачак, дип ышандыра министр.

Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Президент Владимир Путин белән очрашуда азык-төлек кризисын булдырмаска мөмкинлек бирүче инструментлар турында сөйләде. Алар бәяләрне кул режимында җайга салудан арынырга мөмкинлек бирә.
«Ни өчен узган ел шикәр чөгендере буенча чәчү мәйданнары бераз кыскартылды?» - дип сорады министрдан Путин. Дмитрий Патрушев аңлатканча, мондый адымга 2019 елда җитештерү структурасын яңадан караганнан соң барырга туры килгән.
"Быел, үзебездә җитештерү тиешле дәрәҗәдә булсын өчен шикәр чөгендере мәйданнарын арттырачакбыз, һәм без үз халкыбызны шикәр белән тәэмин итә алабыз", — дип вәгъдә итте министр.
Сөйләшү барышында ул министрлык аграрийларга көнбагыш үстерү өчен дә чәчү мәйданнарын арттырырга тәкъдим итә, дип билгеләп үтте.
"Президентның чәчү темасына игътибары күптән түгел генә шикәр һәм май бәясенең (71,5% һәм 23,8%) күтәрелүе белән бәйле: 2020 елда шикәр күләме, 2019 ел белән чагыштырганда - 40 процентка, ә көнбагыш мае 60 процентка кимегән. Бу начар уңыш һәм күпкә арткан экспорт белән бәйле, Авыл хуҗалыгы министрлыгының шикәр чөгендере чәчүлекләрен 15 процентка кыскарту тәкъдиме дә моңа йогынты ясады, - диде икътисад фәннәре докторы Василий Узун. - Күпмедер дәрәҗәдә министрлык та хаклы иде - моңа кадәр ике ел мул уңыш булды, бәяләр кискен төште. Әмма былтыргы хәл вәзгыятьне кискен үзгәртте", - дип саный Узун.
Социологлар мәгълүматларына караганда, шикәр һәм май бәяләре, гомумән җәмгыятьтә бәяләр дәрәҗәсе канәгатьсезлек тудыра. Ә кризис аркасында керемнәрнең кимүе чорында бу социаль киеренкелек кискенләшүгә китерә.
Русия авыл хуҗалыгы министрының элекке урынбасары, профессор Леонид Холод базар икътисадында бәяләр ирекле булырга тиеш, дип саный. Кибетләрдә бәяләрне көйләү беренче карашка уңай күренеш саналса да, хаклары көйләнгән товарлардан алып җиткермәгән сәүдә бәясен сатучылар, гадәттә, башка товарлар хакына күчерә, - дип нәтиҗә ясады профессор.

Фото: Kremlin.ru

Читайте нас