Булмаса - хәерчесең.
Русиядә урта сыйныф вәкиле булып саналу өчен автомобиль сатып алырлык һәм шәхси, яки арендаланган торакта яшәү мөмкинлегенә ия булу шарт. МДУның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, икътисадчы Андрей Колганов шундый фикер белән уртаклашты.
«Гадәттә, урта сыйныфка шактый югары керемле һөнәр ияләре керә», - диде Колганов. Аның сүзләренчә, төрле илләрдә урта сыйныфны формалаштыра торган мөмкинлекләр, критерийлар аерыла. Кайбер Көнбатыш илләрендә, мәсәлән, сәнәгатьтәге квалификацияле эшчеләре урта сыйныфка керә ала, ә Русиядә — юк”, дип билгеләп үтте ул.
QBF финанс төркеменең икътисади күзәтүчесе һәм әйдәүче аналитигы Олег Багданов, җәмгыятьтә урта катлам вәкиле өчен айлык керем төп фактор булып тора, дип ачыклык кертте. Аның фикеренчә, Мәскәүдә урта сыйныф өчен хезмәт хакы аена - 200-300, башка зур шәһәрләр өчен 150-200 мең сум тәшкил итәргә тиеш. Хезмәт хакы һәм башка керемнәр шушы суммадан түбән икән, кешеләр ярлы катлам булып санала, дип ассызыклады ул.
Фото:blog.prostodizain.ru