+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
8 апрель 2021, 11:50

Уфа һәм Стәрлетамакта - яңа троллейбуслар!

Бүген «ВДНХ-Экспо» күргәзмә комплексы мәйданчыгында узучы Русия сәнәгать форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның электр транспорты идарәсенә Уфа трамвай-троллейбус заводы җитештергән 10 яңа троллейбус ачкычын тапшырды.

Бүген «ВДНХ-Экспо» күргәзмә комплексы мәйданчыгында узучы Русия сәнәгать форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның электр транспорты идарәсенә Уфа трамвай-троллейбус заводы җитештергән 10 яңа троллейбус ачкычын тапшырды.

– Бүген Башкортстан халкы Уфа трамвай-троллейбус заводыннан 10 матур, зур сыйдырышлы троллейбуслар ала, - диде Радий Хәбиров. - Уфалылар һәм Стәрлетамакта яшәүчеләр аларны лаеклы бәяләр дип өметләнәм. Республика Хөкүмәте ярдәме белән авыр хәлдә булган предприятие аякка баса, базарда үз урынын таба һәм заманча машиналар чыгара алыр дип ышанам.

Яңа троллейбус Минск автозаводы белән хезмәттәшлектә проектланган, ул узган елда безнең заводның стратегик партнеры булган.

Уфа трамвай-троллейбус заводы генеральный директоры Денис Рассадников сүзләренә караганда, машинаны Уфа ихтыяҗлары өчен җайлаштырганнар. "Шәһәр кешесе" автоном йөрү системасы белән җиһазландырылган, ул тыгыннарны урап үтәргә һәм челтәрдә ток булмаганда хәрәкәтне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бер троллейбусның бәясе - 18,5 миллион сум.

Радий Хәбиров яңа машина салонын карап чыкты һәм "Шәһәр кешесе" системасына югары бәя бирде.

Денис Рассадников билгеләп үткәнчә, яңа машиналарның мөһим өстенлеге булып, кыйммәтле инфраструктура, элемтә челтәре, авыр подстанцияләр төзелешенә өстәмә кертемнәр бүлмичә, электротранспорт челтәрен киңәйтү мөмкинлеге тора. Аның сүзләренә караганда, Башкортстанның троллейбус паркының тузуы 98 проценттан артып китә. Республикага 300гә якын яңа троллейбус кирәк.

Фото: Башкортстан Башлыгы

Читайте нас