+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 Апреля 2021, 16:10

“Килегез һәм эшләгез!”

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдәге битендә игътибарга лаек пост урнаштырган.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдәге битендә игътибарга лаек пост урнаштырган.
“Соңгы ике елда бездә инвесторлар саны ике тапкырга артты. Монда республикада алгарышлы үсеш территорияләре булдыру мөһим роль уйнады.
Биредә эшләүче предприятиеләр преференцияләр һәм ташламалар ала. Бу аларга уңайлы шартларда бизнес алып барырга ярдәм итә. Беренче этапларда инвесторның болай да чыгымнары күп икәнен аңлыйбыз. Ә керемнәр әле юк. Шуңа күрә без керемгә ташламалар бирәбез, милеккә һәм җиргә салым түләүдән азат итәбез, страховка взнослары буенча тарифларны киметәбез.
Иң мөһиме — килегез һәм эшли башлагыз. Соңыннан, баегач, исәпләшербез, ә әлегә эш урыннары булдырыгыз.”
Бу хакта тулырак: www.facebook.com/photo?fbid=4080726991994427&set=pcb.4080727331994393
Фото: www.facebook.com/photo?fbid=4080726991994427&set=pcb.4080727331994393
Читайте нас