+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 апрель 2021, 08:25

Төзелештә уңай үзгәрешләр көтелә

Башкортстан Хөкүмәте, Уфа хакимияте һәм Башкортстанның Төзүчеләр ассоциациясе озак вакытлы хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Башкортстан Хөкүмәте, Уфа хакимияте һәм Башкортстанның Төзүчеләр ассоциациясе озак вакытлы хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Килешү торак төзелеше үсешенә уңайлы шартлар тудыру максатында төзелде.
Ассоциациянең төп максатларының берсе — торак төзелешен социаль инфраструктура объектлары белән тәэмин итү кирәклеген истә тотып, бердәм шәһәр төзү планын булдыру. Уфа мәктәпләрендә уку урыннарына ихтыяҗ 15 меңнән артык, төзү процессын дөрес оештырганда, бу мәсьәләне берничә елда хәл итеп була.
— Яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру төбәктә Хөкүмәтнең өстенлекле мәсьәләсе булды һәм булып кала. Төзүчеләр белән сөйләшкәннән соң аларның үзләренә социаль бурычлар алачагы хакында килешүләр булдырылды. Торак белән берьюлы социаль объектлар да күтәреләчәк. Бүген дискуссия нәтиҗәләре буенча хезмәттәшлек турында килешү төзелде, — диде Андрей Назаров.
Ул Башкортстан Хөкүмәтенең төзелеш күләмен һәм темпларын арттыруны дәртләндерәчәген дә билгеләде, тиздән Башкортстан кешеләренең уңай үзгәрешләрне күрәчәгенә ышаныч белдерде.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас