+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
12 апрель 2021, 12:47

Башкортстанда яңа махсус икътисади зоналар барлыкка килергә мөмкин

12 апрельдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республиканың Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов соңгы ярты елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

12 апрельдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республиканың Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов соңгы ярты елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

- Башкортстанның Үсеш корпорациясе эшен үзгәртеп кору узган алты айда 51 инвестицион проектка алынырга мөмкинлек бирде, шул исәптән инвестицияләр күләме 38,3 миллиард сум булган 24 юл буе сервисы проектын һәм 2 600 яңа эш урыны булдыруны, – диде Наил Габбасов. - Потенциаль инвесторлар өчен без 419 буш инвестицион мәйданчык паспорты әзерләдек, инвесторлар тарафыннан дәүләт ярдәме алуны гадиләштерү өчен 32 бизнес-план эшләдек.

Шулай итеп, Наил Габбасов сүзләренә караганда, «Добрый картон» җәмгыяте якын арада «Уфа» индустриаль паркында 500 миллион сумлык инвестицияләр белән үз производствосын ачарга планлаштыра.

Башкортстан Башлыгы Стәрлетамак һәм Ишембай районнарында «Алга» махсус икътисади зонасын булдыру мисалында инвестицияләр җәлеп итү өчен яңа карарлар эзләргә кушты.

- Башкортстанның үсеш корпорациясенең хәзерге командасы республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү буенча эшне энергияле башлады, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Әмма элекке уңышлар турында онытырга һәм яңа үсеш нокталары хакында уйларга кирәк. Шулай ук башка муниципалитетларда, шул исәптән республиканың ерак районнарында да үсеш нокталарын эзләргә кирәк. Бу эшне потенциаль инвесторларыбыз булган җирдә үткәрергә кирәк. Русия Икътисади үсеш министры Максим Решетников белән очрашуда без тагын бер махсус икътисади зонаны ачу һәм «Алга» зонасын киңәйтү турында килештек.

Бшкортстан Башлыгы республика Хөкүмәтенең икътисади блогына инвестицияләр җәлеп итү һәм инвесторлар өчен яңа преференцияләр турында мәгълүмат бирү буенча өстәмә чаралар эшләргә кушты.

Фото: Башкортстан Башлыгы
Читайте нас