Бүген беренче кешене җиһанга җибәрүгә 60 ел тулды. Космик технологияләр үсеше телерадиотапшыруларны камилләштерүдә мөһим роль уйнады. Җиһанны үзләштерү Русия халкының 100 процентын телесигнал белән колачларга мөмкинлек биргән.
Юрий Гагаринның җиһанга очышыннан соң дүрт елдан орбитага «Молния» элемтә юлдашы күтәрелә, ә алты елдан соң, 1967 елда, Ерак Себер, Ерак Көнчыгыш, Себер, Уралда «Орбита» космик элемтә станцияләренең җир өсте челтәре эшли башлаган. Үзәк телевидение программалары бөтен ил буйлап таралу өчен спутникка күтәрелгән.
Бүген илдә санлы телевидение эшли. 2019 елда Русия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре предприятиесе Русияне санлы телевидениегә күчерүне тәмамлады. Санлы телевидениегә күчү нәтиҗәсендә, Русиянең һәр йортында 20 телеканал карарга мөмкин. Ким дигәндә, 60 миллион кеше телевизор карау өчен берничә тапкыр киңрәк мөмкинлекләр тапты. Телеканаллар саны артты, сурәтнең сыйфаты яхшырды. Телерадиотапшырулар тотрыклылыгы артты.
Русиядә санлы телечелтәр тапшыру станцияләре - саны буенча иң зурысы. Илдә 5040 тапшыру станциясе булдырылган. Шуны да әйтергә кирәк: санлы телевидениене китерү спутник сыешлыгының 700 мегагерцын алып тора. Моның хисабына Русия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре предприятиесе спутник группировкасыннан төп файдаланучыларның берсе булып санала.