Авыл кешесенә ярдәмнең төрле ысуллары бар.
Татарстан хөкүмәте авыл халкын яшелчә культуралары орлыклары белән тәэмин итү программасына 10 миллион сум акча бүлгән. Биредә яшәүчеләр суган, кишер, аш чөгендере орлыклары, шулай ук кәбестә үсентеләре алачак, дип хәбәр итте ТАСС.
"Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлангычы белән авыл халкына яшелчә культуралары орлыкларын сату программасына акча бүлеп бирү турында карар кабул итте. Гомумән алганда, татарстанлылар 30 тонна суган, 1 тонна кишер орлыгы, 600 килограмм аш чөгендере орлыгы, шулай ук кәбестә утыртачак", - диелә хәбәрдә.
Республика хакимияте, катлаулы икътисади вәзгыять шартларында авыл халкының үзмәшгульлеген һәм республиканың азык-төлек тотрыклылыгын тәэмин итү өчен орлык һәм үсентеләр алып бирә. Район кулланучылар җәмгыятьләре һәм Татпотребсоюз системасы кооперативлары орлык тарату буенча операторлар булып тора.
Хәзер инде орлыкларны шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында бүлү өчен республика районнарына кайтарганнар. Үсентеләрне бераз соңрак, май аенда кайтарачаклар.
Фото: Яндекс.Дзен