+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
13 апрель 2021, 12:55

"Минем бизнес" үзәге ярдәмгә килә!

14 апрельдә "Минем бизнес" үзәгенең мобиль офисы Бөре районы эшкуарлары белән очрашу уздырачак. Күчмә консультацияләр Башкортстанда "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

14 апрельдә "Минем бизнес" үзәгенең мобиль офисы Бөре районы эшкуарлары белән очрашу уздырачак. Күчмә консультацияләр Башкортстанда "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Очрашуда Кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтүнең гамәлдәге федераль һәм төбәк чараларының, эшкуарларның хокукларын яклау, контрольлек итүче структуралар белән хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләрен карау планлаштырыла. Шулай ук контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре дә катнашыр дип көтелә.

– Бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру - Башкортстан Хөкүмәтенең иң мөһим бурычларыннан берсе. Республиканың барлык почмакларында яшәүчеләр эшкуарлар өчен мөмкинлекләр турында белә алсыннар иде. «Минем бизнес» үзәгенең мобиль офисына чыгу районнарда көндезге консультацияләрнең кирәкле формасы булып тора, – дип билгеләп үтте Башкортстан Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова.

Моннан тыш, күчмә эш форматы урыннарда кече бизнесның төп ихтыяҗларын ачыкларга мөмкинлек бирә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бүген эшкуарлар күбрәк финанс ярдәм чаралары белән кызыксына: ташламалы шартларда кредитлар, салым преференцияләре, лизинг продуктлары, дәүләт субсидияләре. Очрашу барышында «Минем бизнес» үзәге белгечләре региональ гарантия фонды, лизинг компаниясе, Башкортстан микрокредит компаниясе тарафыннан күрсәтелә торган бу һәм башка инструментлар төрында сөйләячәкләр.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Читайте нас